400 пар яңа өйләнешүне теркәү Әлмәт муниципаль районында

2024 елның 1 июле, дүшәмбе

Яшьләр көне күпьеллык тарихлы бәйрәм, тамырлары узган гасыр башына барып тоташа, хәзерге бәйрәмнең прообразы булып Халыкара яшүсмерләр Көне тора.

Яшь парлар тормышында иң мөһим көн – Яшьләр көне белән туры килгән никах көне яшь гаиләләр өчен икеләтә бәйрәмгә әверелде.

Бүген Әлмәт шәһәренең ГХАТ Идарәсендә 8 пар теркәлгән, аларның берсе юбилейлы 400 пар булды.

Хуббатуллин Наил Альберт улы һәм Айзеля Мияссар кызы бәхетле булдылар

ГХАТ Идарәсе хезмәткәрләре тантаналы теркәлү үткәрделәр һәм яшь парны чын күңелдән котладылар, яңа өйләнешкәннәргә гаилә иминлеге һәм үзара аңлашу, барлык теләкләрнең үтәлүен һәм һәр мизгелнең бәхет һәм шатлык белән тулуын теләделәр. Яңа өйләнешкәннәргә дәүләт документы никахлашу турында таныклык тапшырыла.


 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International