2024 елның 18 июнендә 12 сәгать 00 минутта «Татарстан Республикасы МДМС» Федераль дәүләт бюджет учреждениесеннән давыл турында кисәтү килде:
«2024 елның 18 июнендә 14 сәгатьтән 19 июнендә 21 сәгатькә кадәр Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә Актив атмосфера фронтлары узганда урыны белән яшен, җилнең 15-20 м/с, локаль рәвештә 24 м/с кадәр көчәюе, яңгырлар, локаль рәвештә боз көтелә».
Татарстан Республикасы территориясендә фаразланган метеорологик күренешләрне исәпкә алып, куркынычлар арта:
Шулай ук елга (кече үлчәмле судноларда) һәм авиация транспортында гадәттән тыш хәлләр ихтималлыгы арта, һава шартлары республика территориясендә аэропортларның эшен шактый чикләргә мөмкин.