«Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру» Федераль проекты «Торак һәм шәһәр мохите» милли проекты кысаларында гамәлгә ашырыла.
Проектны гамәлгә ашыру вакытында Әлмәт муниципаль районында 10нан артык шәһәр инфраструктурасы һәм иҗтимагый киңлекләр объекты төзекләндерелгән, шул исәптән Р. Фәхретдин урамындагы «Мәгърифәт» бульвары, шәһәр күле һәм Көнбатыш капка микрорайонының квартал эчендәге бульвары.
Шул ук вакытта территорияләрне төзекләндерү турында барлык карарлар дүртенче яз рәттән уза торган бөтенроссия иҗтимагый киңлекләр өчен онлайн-тавыш бирү вакытында халык катнашында кабул ителә.