Яз һәм Хезмәт бәйрәме белән!

2024 елның 1 мае, чәршәмбе

Бу язгы бәйрәм аерым теләктәшлек хисе уята һәм үз гаиләсе, туган ягы, иле файдасына эшләүчеләрне берләштерә.

Әлмәтлеләр аның меңләгән халкының: нефтьчеләрнең, заводчыларның, төзүчеләрнең, Транспортчыларның, табибларның, укытучыларның, эшмәкәрләрнең, авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәренең һәм башка һөнәр вәкилләренең бердәм эше нәтиҗәсе белән горурлана.

Без эшче династияләребез белән горурланабыз, һөнәри традицияләребезне саклыйбыз, ветераннарны хөрмәт итәбез һәм яшьләребезгә ышанабыз. Аерым рәвештә, МХОдә катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә ярдәм иткән өчен халыкка рәхмәт белдерәм.

Барлык әлмәтлеләрнең җаваплы һәм һөнәри хезмәтенә нигезләнеп, без якын киләчәккә ориентирлар билгеләдек, үз шәһәребезне, республикабызны, илебезне тагын да алга киткән, эш һәм яшәү өчен уңайлырак итәргә омтылабыз.

Кадерле дуслар! Иҗади хезмәтегез өчен чын күңелдән рәхмәт сезгә! Бергәләп без ниятләнгәннәрнең барысына да ирешәчәкбез һәм яраткан Әлмәтебезнең зур потенциалын тормышка ашырачакбыз, дип нык ышанам!

Беренче май көне сезгә яхшы үзгәрешләргә өмет бирсен һәм үз көчегезгә ышанычны ныгытсын. Һәркемгә яхшы кәеф, күтәренкелек һәм оптимизм телим!

 

Әлмәт муниципаль районы башлыгы Тимур Нагуманов

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International