«Максатлар бар, башкарырга кирәк булган бурычлар бар. Һәм без аларны үтәячәкбез. Без җиңәчәкбез» Түбән Мактама шәһәр җирлеге башлыгы контракт буенча хезмәт итәргә китте

2024 елның 27 апреле, шимбә

Татарстан Республикасы Әлмәт муниципаль районы Түбән Мактама шәһәр җирлеге башлыгы Рамил Акрамович Бәдретдинов Украинада махсус хәрби операция уздыру зонасына барырга карар кылды. Рамил Бәдретдинов запастагы подполковник, Батырлык ордены кавалеры, хәрби хәрәкәтләрдә катнашучы.

Бүген Рамил Бәдретдинов Әлмәт муниципаль районы башлыгы Тимур Нагуманов һәм хезмәттәшләре белән очрашты.
«Мин кайтып, эшләвемне дәвам итәчәкмен!» - дип ассызыклады Рамил Акрамович.

Җирлек башлыгы вазифасында 6 ел эшләү дәверендә Рамил Акрамович җирле халык һәм район җитәкчелеге арасында абруй һәм хөрмәт казана. Ул һәркем өчен үрнәк булып тора, аның тормышы лаеклы казанышлар һәм күренекле эшләр белән тулы.

«Рамил Акрамович җаваплы кеше, ул чын җитәкче һәм чын патриот. Аның алгы сызыкка бару карары аның батырлыгын һәм үз иленә тугрылыгын тагын бер кат раслый», - дип билгеләп үтте район башлыгы.

Рамил Бәдретдинов Россия танкистлар берлегенең Әлмәт вәкиллеген җитәкли, поселок һәм район депутатлар Советы депутаты булып тора. Ул яшьләрне патриотик тәрбияләү белән актив шөгыльләнә, хәрбиләр өчен ярдәм җыю буенча эш алып бара, күп тапкырлар гуманитар конвойлар белән СВО зонасына чыга. Чын патриот буларак, Рамил Акрамович Россия Президентының махсус хәрби операция үткәрү турындагы карарын хуплый һәм бу авыр вакытта үз иленә алгы сызыкта ярдәм итәргә карар итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International