Татарстан Республикасы җирле үзидарә көне алдыннан Рөстәм Миңнеханов күпьеллык нәтиҗәле хезмәте һәм җирле үзидарә үсешенә керткән өлеше өчен Әлмәт муниципаль районы Башкарма комитетының эш алып бару, гражданнар мөрәҗәгатьләре белән эшләү һәм контроль бүлеге башлыгы Лилия Фатыйховага рәхмәт белдерде. Лилия Сәзит кызы җирле үзидарә органнарында 20 елдан артык эшли. Ул үзенең карьера юлын секретарь вазифасыннан башлый һәм шуннан бирле үз эшенә профессиональлек, компетентлык һәм тугрылык күрсәтә.
Фатыйхова Лилия Сәзит кызын лаеклы танылуы белән котлыйбыз һәм алга таба уңышлар һәм чәчәк ату телибез!