ТР Муниципаль берәмлекләр советында «иң яхшы территориаль иҗтимагый үзидарә»республика конкурсына йомгак ясалды. Халык белән эшләү, шәһәр халкының уңай кире элемтәсе, үткәрелә торган җыелышларның саны һәм сыйфаты, сәламәт яшәү рәвешен саклау өлкәсендә эш, мәдәни-массакүләм чаралар, социаль якланмаган категория гражданнарга ярдәм итү, территорияне төзекләндерү һәм яшелләндерү, җәмәгать тәртибен саклау өлкәсендәге эшчәнлек бәяләнде.
Шәһәрнең 21 ТИҮе катнашу өчен гариза биргән. Беренче урынны һәм 1000000 сумлык грантны ТИҮ-10, ТИҮ-11 алды.
17 территориаль иҗтимагый үзидарә призер булды. Гомуми сумма 10 122 090 сум тәшкил итә.җиңүебез белән котлыйбыз һәм намуслы хезмәтегез өчен рәхмәт белдерәбез.