Әлмәттә террорчылыкка каршы комиссиянең чираттан тыш утырышы узды

2024 елның 27 марты, чәршәмбе

Террорчылыкка каршы комиссиянең чираттан тыш утырышы агымдагы елның 25 мартында Әлмәттә узды. Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Каюмов рәислегендәге комиссия эшендә комиссия әгъзалары һәм хокук саклау органнары вәкилләре катнашты.

Комиссиянең көн тәртибендә объектларның террорчылыкка каршы һөҗүмнәрдән саклану дәрәҗәсен арттыруга юнәлдерелгән өстәмә чараларны гамәлгә ашыру мәсьәләсе каралды. Объектларның: мәдәният, мәгариф, сәламәтлек саклау учреждениеләренең, шәһәрдә һәм район территориясендә кешеләрнең күпләп булу урыннарының куркынычсызлык таләпләрен көчәйтү һәм үтәү буенча бурычлар куелды.

Хәзерге вакытта халык белән мөһим инфраструктурага, тормыш тәэмин итү объектларына, сәүдәгә, кешеләрнең күпләп тору урыннарына, мәдәният, мәгариф һәм сәламәтлек саклау учреждениеләренә, шулай ук пилотсыз очу аппаратларына нигезсез кызыксыну күрсәтүче шикле затларны ачыклау буенча эш алып барыла.

Районның массакүләм мәгълүмат чараларында һәм социаль челтәрләрдә кораллы һөҗүм яки террорчылык акты янаганда гражданнарның эш итү тәртибе таралган.

Хөрмәтле гражданнар! Игътибарлы булыгыз! Уяулык-куркынычсызлык гарантиясе!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International