«Туклану - мәгариф системасының мөһим ягы!»

2023 елның 15 декабре, җомга

«Әлмәт шәһәр балалар хастаханәсе» нең педиатр-табиблары ноябрьдән декабрь аена кадәр №1, №4, №10, №24, №26 шәһәр мәктәпләрендә кайнар ризыкны планлы тикшерү үткәрделәр.

Контроль үткәрү барышында түбәндәге чаралар гамәлгә ашырылды:

- укучыларның шәхси гигиена кагыйдәләрен үтәү шартларын тикшерү;

- әзер ризыклар таратучы хезмәткәрләрдә санитар киемнең булу-булмавын һәм торышын тикшерү һ.б.

Аш бүлмәсендә көн саен меню эленеп тора, аны директор ризыкларның атамасын, продуктларның чыгуын күрсәтеп раслый. Көндәлек пробалар алына һәм суыткычларда саклана. Әзер ризыклар проба алынганнан соң бирелә, нәтиҗә «әзер кулинар продукциянең бракераж журналында»теркәлә.

Аш савытлары СанПин нормаларына туры китереп эшкәртелә. Азык-төлек блогының матди-техник базасы яхшы хәлдә. Азык - төлек саклау санитар нормаларга ярашлы рәвештә башкарыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International