Түбән Мактаманың 62 нче балалар бакчасы капиталь ремонттан соң үз ишекләрен ачты

2013 елның 4 сентябре, чәршәмбе
1955 елда төзелгән учреждениене яңартуга нефтьчеләр зур өлеш кертте – “Татнефть” компаниясе барлыгы 12 млн сум күләмендә акча бүлеп бирде.

Биредә ишек-тәрәзәләр, җылыту системасы алыштырылган, түбә, фасад, кер юу бүлмәсенә ремонт ясалган, шулай ук “Һәркем куллана алырлык тирәлек” буенча керү урыны да төзекләндерелгән. Бүген балалар бакчасында 130 нәни тәрбияләнә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International