Бүген, 17 мартта, теннис буенча спорт мәктәбендә Әлмәт муниципаль районы пенсионерлары ветераннары арасында «Өченче яшь» XIII Спартакиадасы кысаларында ярышлар узды.
26 команда составында 100дән артык катнашучы җитезлек һәм чыдамлык буенча ярышты. Әлмәт муниципаль районы Ветераннар советы рәисе Владимир Яшанин сәламләвендә билгеләп үткәнчә, әйдәп баручы оешмаларның һәм предприятиеләрнең үз командаларын гына түгел, авыл җирлекләренең ветераннар оешмаларының да чараларда актив катнаша башлавы куанычлы. Мондый командалар быел 6.
Өлкән буын вәкилләре арасында мавыктыргыч уеннардан соң, җиңүчеләр түбәндәгечә билгеләнде. I урын - «Урсала» микрорайоны ветераннары командасы; II урын - «Татнефть» ААҖ Әлмәт территориаль ветераннар оешмасы, 1 нче участок; III урын - «Татнефть» ААҖ Әлмәт территориаль ветераннар оешмасы, 3 нче участок.