28 февральдән 1 мартка кадәр Мәскәүдә Сәүдә рәтләрендә спорт тармагының төп чараларының берсе - "Без бергә. Спорт" форумы узды. Аның программасында 20дән артык чара бар иде, аларда башкарма хакимиятнең төбәк органнары, спорт федерацияләре һәм оешмалары җитәкчеләре, индустрия, медиа һәм бизнес лидерлары катнашты.
Халыкара форумда Әлмәттә чираттагы заманча спорт объектын төзү турындагы килешүгә тантаналы имза салынды. Ул 3нче мәктәп территориясендә балалар поликлиникасы янында барлыкка киләчәк.
Узган ел Россия спорт министрлыгы тарафыннан проектларны сайлап алу үткәрелде, алар арасында Татарстан Республикасыннан ике проект субсидия бүлеп бирү рәвешендә ярдәм алды.
- Төзелеш өчен федераль, региональ ресурслар һәм бизнес-берләшмә чаралары җәлеп ителәчәк. Без муниципаль-шәхси партнерлык һәм концессион килешүләр форматын тулысынча хуплаячакбыз. Бу бик яхшы тәҗрибә, ул киләчәктә шәһәр һәм республиканың мөмкин кадәр күбрәк халкын сәламәт яшәү рәвешенә җәлеп итүне күздә тота, - дип билгеләде шәһәр активы белән планеркада район башлыгы Тимур Нагуманов.
Исегезгә төшерәбез, Әлмәттә футбол манежы төзелеше "Демография" милли проектының "Спорт - тормыш нормасы" федераль проекты кысаларында гамәлгә ашырыла.