Район башлыгы шәхси сораулар буенча гражданнарны кабул итте

2023 елның 2 феврале, пәнҗешәмбе

31 гыйнварда район башлыгы Тимур Нагуманов шәхси сораулар буенча гражданнарны кабул итте. Мөрәҗәгатьләр тематикасыннан чыгып, очрашуда ӘМР Җир-мөлкәт мөнәсәбәтләре һәм шәһәр төзелеше эшчәнлеге комитеты рәисе урынбасары Татьяна Кузьмина катнашты.

Новоникольск авылында яшәүче ханым шәхси торак йортка объектны рәсмиләштерүдә ярдәм сорап мөрәҗәгать итте. Очрашу вакытында белгечләр белән берлектә әлеге мәсьәләне закон нормаларын исәпкә алып җайга салу өчен төрле вариантлар каралды.

Шәхси кабул итүдә шулай ук шәхси милек территориясендә кәрәзле телевышка урнаштыру буенча мөрәҗәгать каралды. Бу сорау буенча җентекле аңлатмалар һәм җаваплар бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International