12 майда, башкарма комитет бинасында, грек-рим көрәше буенча 26нчы Бөтенроссия турниры алдыннан, «ТР Әлмәт муниципаль районы олимпия резервы спорт мәктәбе» ндә тәрбияләнүчеләр, Хәкимҗан Давронов һәм Арина Алексеева белән очрашу булды.
Район башлыгы Тимур Нагуманов яшь спортчылар белән шәхсән үзе очрашты һәм аралашты. Егетләр үзләре белән медальләрне беренчелектән алып кайттылар. Үз шәкертләре белән очрашуда тренерлар Эльмира Сафиуллина һәм Эдуард Гаджиев катнашты.