Бүген Татарстан нефтенең 60 еллыгы исемендәге шәһәр паркында Яз һәм Хезмәт бәйрәмен билгеләп үттеләр.
Бәйрәмгә ветераннар, профсоюз, иҗтимагый, яшьләр оешмалары, хезмәт коллективлары җитәкчеләре һәм вәкилләре җыелды. Хезмәт ияләре адресына җылы котлаулар һәм рәхмәт сүзләре яңгырады.