Фәрит Мөхәммәтшин: "2021 ел чакыруларына карамастан, әлмәтлеләр республика икътисадына лаеклы өлеш керттеләр һәм куелган бурычларны уңышлы үтәделәр"

2022 елның 16 феврале, чәршәмбе

15 февральдә «Әлмәт» җәмәгать үзәгендә район Советының унбишенче хисап сессиясе булды.

Сессия эшендә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Әлмәт муниципаль районы башлыгы Тимур Нагуманов, «Татнефть» компаниясе генераль директоры Наил Маганов, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатлары, мактаулы гражданнар, хокук саклау органнары җитәкчеләре, шәһәр һәм район активы, массакүләм мәгълүмат чаралары катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International