24 гыйнварда Әлмәт районы башлыгы Тимур Нагуманов "Кванториум"балалар технопаркы - "Пионерлар йорты"ның Попечительләр советы утырышында катнашты.
Очрашуда балалар технопаркы меценаты, Татарстан Республикасы Президентының нефть сәнәгате мәсьәләләре буенча ярдәмчесе Шәфәгать Тәхаветдинов, шулай ук Химаячеләр советы әгъзалары, укытучылар, укучыларның ата-аналары катнашты.