15 октябрьдән безнең илдә Бөтенроссия халык санын алу башланды һәм ул 14 ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк.
Халык санын алуны федераль дәүләт статистикасы хезмәте — Росстат оештыра һәм координацияли. Ул 10 елга бер тапкыр үткәрелә. Бу соңгы елларда халыкның дөнья күләмендә ничек үзгәрүен ачыкларга мөмкинлек бирә.