Әлмәт муниципаль районының «1 нче Лицей-интернат» гомуми белем бирү учреждениесе базасында «Гуманлы педагогика үзәге» гомумроссия иҗтимагый оешмасының төбәк бүлеге ачылды.
Чара 13 октябрьдә Әлмәт районы мәгариф учреждениеләре педагоглары һәм җитәкчеләре өчен «Заманча мәктәп: үсеп, үс» дигән семинар-практикум кысаларында узды. Вәкиллекнең җитәкчесе итеп «1 нче Лицей-интернат» МАУ директоры Райнур Хәмидуллин билгеләнде.