12 октябрьдә муниципалитет хезмәткәрләре бер компонентлы «Спутник Лайт» вакцинасы белән кабат вакцинацияләүне дәвам иттеләр.
2020 елның декабреннән башлап COVID-19га күпләп вакцинация ясау дәвам итә. Вакциналарның нәтиҗәлелеге 95% ка җитә. Бу бик югары күрсәткеч. Илебез вакциналарының югары нәтиҗәлелегенә карамастан, антителалар формалаштырылмаган кешеләрнең 5-8% ы бар.