Бүген Әлмәт районында гадәттән тыш хәлләр һәм янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссиясенең видеоконференция режимында утырышы булды.
Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең авыл җирлекләре белән эшләү буенча урынбасары Олег Шабалин рәислегендәге утырышта комиссия әгъзалары, предприятие җитәкчеләре, күзәтчелек һәм көч структуралары, район аучылык хуҗалыклары вәкилләре, авыл җирлекләре башлыклары, чакырылган кунаклар катнашты.