ЯҢАЛЫКЛАР


20
апрель, 2018 ел
җомга

Иртәгә, 21 апрель көнне, Әлмәттә болытлы аязучан һава торышы көтелә. Төнлә урыны белән яңгыр һәм юеш кар рәвешендә явым-төшемнәр, көндез явым-төшемсез. Минималь температура төнлә -2..-5º, максималь температура көндез +4..+7º. 

14 яшьтән олырак велосипедчылар велосипед, велоҗәяүле юллар буйлап хәрәкәтләнергә тиеш. Бер рәт буйлап юлның уң ягы, юл кырые, тротуар яисә җәяүле юл буйлап хәрәкәт итү рөхсәт ителә. 14 яшьтән кечкенәрәк велосипедчылар тротуарлар,  дворлар эчендәге җәяүле, велосипед, велоҗәяүле юллар буйлап, шулай ук җәяүле зоналар чикләрендә генә хәрәкәт итәргә тиеш.

Санитар-экологик икеайлык кысаларында 18 апрель көнне шәһәрнең барлык белем алу учреждениеларында чүп җыештыру өмәләре узды. Укытучылар составы һәм укучылар, кирәкле җиһазлар белән коралланып, якындагы территорияләрдәгы кыш вакыты эчендә җыелган чүпне җыештырдылар. 

Әлмәтнең Мәшгульлек үзәге эш бирүчеләрне вакантлы хезмәт урыннарына (вакантлы һөнәрләргә) ихтияҗ турындагы мәгълүматны һәр айның 25сенә кадәр бирергә тиешлекләре турында искәртә.

16 апрель көнне Әлмәт үзәк район хастаханәсендә шәһәрнең барлык ашыгыч хезмәтләре катнашуы белән Татарстан Республикасы буенча федераль янгынга каршы көрәшү хезмәтенең 11нче отряды тарафыннан янгын-тактик өйрәнүе уздырылды.

Бүген, 20 апрель көнне, Әлмәттә болытлы һава торышы көтелә, көндез аязучан. Вакыты белән яңгыр. Төнлә һәм иртән урыны белән томан. Минималь температура төнлә +2..+5º, максималь температура көндез +6..+10º. 

2017 елның февраль аенда Татарстан Республикасы Министрлар кабинеты республикада кооперацияне үстерү планын бастырып чыгарды. План буенча 2017 елдан алып 2020 елга кадәр Татарстанда ел саен продукция әзерләү әйләнеше, сәүдә һәм җитештерү эшчәнлеге, җәмәгать туклануы предприятиелары эшчәнлеге күләмнәренең ким дигәндә 10%ка артуын тәэмин итәргә кирәк.

Балалар поликлиникасында Әлмәттә яшәүче яшь кешеләрне сәламәтләндереп кенә калмыйлар, ә һәр көнне ата-аналар һәм балалар белән санитар-аң-белем тарату һәм кисәтү эше буенча чаралар уздырыла. Уеннар, конкурслар, балалар тарафыннан яратылган мультфильм геройлары катнашуы белән кызык уен-көлкеләр шул чараларның аерылгысыз өлеше булып тора. Бүген дә Европа иммунизация атнасы кысаларында алар үзләренең яшь дусларына шатлык бүләк итәр һәм күңелле хисләр өләшер өчен балалар медицина учреждениесына ашыктылар. 

2017/2018 елларның Югары хоккей лигасы чемпионаты нәтиҗәләре буенча "Нефтяник" командасы бакыр медальләрне яулады. Хоккей сезоны тәмамланганнан соң шоу-матчларны үткәрү матур традициягә әйләнеп бара. 

2018 елда Әлмәттә хоккей мәктәбе барлыкка килүенең 40 еллыгы бәйрәм ителә. Шуңа күрә быел бозда төрле яшьтәге Әлмәт спорт мәктәбен тәмамлаучылар җыелма командасы "Нефтяникның" ярышташы булды.

Хөрмәтле әлмәтлеләр, 21 апрель көнне гомумшәһәр өмәсе узачак, анда белем алу учреждениелары, идарә итүче компанияләр, шәһәрнең предприятиелары, шәһәр хезмәтләре катнашачак. Сезне дә Әлмәт муниципаль районының экологик хәлен яхшыртуга ярдәм итәргә чакырабыз. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International