ЯҢАЛЫКЛАР


5
апрель, 2018 ел
пәнҗешәмбе

Әлмәт картиналар галереясында оештырылган иң күренекле проект итеп «Арт-Сабантуй» республика бәйге-күргәзмәсен атарга була. 2018 елда бәйге инде бишенче тапкыр уздырыла. Чираттагы чара 9 апрельдән алып 9 майга кадәр үтәчәк. Керү ирекле.

2018 елның 3 апрелендә расланган ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының 72/2-пр номерлы карары нигезендә "2017-2020 елларда Татарстан Республикасында эшчәнлекләрен башлап җибәрүче фермерларга ярдәм күрсәтү" ведомство программасында катнашу өчен крестьян (фермер) хуҗалыкларын  сайлап алу игълан ителә. 

“Төбәкара талантлы яшьләрне үстерү һәм аларга ярдәм үзәге” Федераль җәмәгать учреждениесе 2018 елда “Россия киләчәге” Илкүләм яшьләр җәмәгать бүләгенә конкурс үткәрү турында игълан итә. Бәйгедә 14-35 яшьлек егетләр һәм кызлар катнаша ала.

30 мартта 11 нче мәктәп Туймазыда узган  II Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциядә катнашты. Ул "Ул ачышлар бусагасында" дип аталды. Чара талантлы баларны ачыклау максатыннан оештырылып килә. Әлмәтлеләр анда лаеклы чыгыш ясадылар.

4 апрель көнне башкарма комитетта узган утырыш район башлыгы Айрат Хәйруллин рәислегендә үтте. Әлеге утырышта башкарма комитет  һәм шәһәрнең барлык службалары җитәкчеләре катнашты. Анда коррупциягә каршы тору буенча чараларның үтәлеше тикшерелде, аларны катгыйлата төшү турында сүз алып барылды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International