ЯҢАЛЫКЛАР


30
август, 2017 ел
чәршәмбе

10 сентябрь көнне Әлмәт шәһәр Советына өстәмә депутат сайлаулары узачак. Шәһәр буенча 7 кандидат теркәлде- 2чесе партияләрдән, дүртесе үзләрен үзләре тәкъдим иттеләр.

Бүген Әлмәттә республика көнен билгеләп узалар.Чара ял пакркында оештырылды. Биредә авыл җирлекләре үзләренең хуҗалыкларыннан тәм-томнар, кул белән чиккән һәм бәйләгән әйберләр һәм көзге уңыш алып килделәр.

Көз - яңа уку елы башлану чоры. Әлеге чор алдыннан көч туплап, укуларга тотынырга теләсәң, 3 се көнне сәг 10.00 дә "Яшел Фитнес" тренировкасына килергә мөмкин.

Кадерле Әлмәт районы халкы! 30 август көнне Татарстанда зур бәйрәм – Республика көне билгеләп үтелә. Сезне чын йөрәктән Татарстанның дәүләт бәйрәме – Республика көне белән тәбрик итәм.
Татарстан инде егерме елдан артык социаль-икътисади һәм сәяси үзгәртеп корулар юлыннан атлый. Республиканың яңа Конституциясен кабул итү, федераль үзәк белән вәкаләтләр бүлешү турында ике шартнамә төзелү, социаль-икътисади үсешнең күп кенә киң колачлы программаларын уңышлы гамәлгә ашыру – бу чорның мөһим вакыйгалары.Бүген Татарстан , шулай ук Әлмәт бай икътисади потенциалга, нык үскән социаль инфраструктурага ия. Кешеләрнең тормыш дәрәҗәсе үсә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International