21 июньнең төнендә әлмәтлеләр «Свеча памяти» бөтенроссия патриотик акциясенә кушыла алачак.
23 июньдә Чебоксарда эшмәкәрләр өчен форум уза. Сезне дә катнашырга чакырабыз. Оештыручының контактлары: Сударева Лилия, 8(495)783-58-14 (доб.1220), sudareva@bsaward.ru.
Форум сайты: премиябизнесуспех.рф. Тулырак сайтның рус телендәге вариантында.
Ике йөз килограмм балык маймычы бүген Миннебай авылы буасына җибәрелде. Карплар, ак амурлар һәм тостолобиклар Арча рыбхозыннан килгән. Миннебай буасы - Әлмәт районында маймычлар җибәрелгән алтынчы сулык.
Идел буе халыкларының урыс Тройца һәм татар Сабан туе, чуашларның фольклор бәйрәме – “Учук” һәм мордва (эрзя) халкының «Балтай» бәйрәмнәре үз гореф-гадәтләренә ия: алар барысы да җәйне мактыйлар. Авылларда чәчү эшләре төгәлләнгәч, яңгыр көтәләр, ә инде алардан соң - бай уңыш.
Әлмәт шәһәренең икенче санлы лицее укучысы Руслан Мансуровның профиль математикасы буенча БДИдан 100 % нәтиҗәгә кадәр бары ике балл җитмәгән.
Әлмәттә юл йөрү хәрәкәтләре буенча чара булып узды.
15-18 июньдә Тверь өлкәсенең Конаково шәһәрендә аквабайк буенча Россия чемпионаты булып узды.
Шимбә, 24 июнь көнне "Шәһәрнең мәдәни мохите" проекты чаралары 8 мәйданда узачак. 18.00 сәгатьтә "Яшьлек" скверында иң кечкенәләрне кызыклы программа көтәчәк. Алар өчен "Өч дуңгыз баласы"курчак спектакле күрсәтеләчәк һәм "эбру" стилендә су өстендә рәсем ясау буенча мастер-класслар оештырылачак.