Әлмәт аквабайкеры Россия Чемпионатында җиңү яулады

2017 елның 20 июне, сишәмбе

15-18 июньдә Тверь өлкәсенең Конаково шәһәрендә аквабайк буенча Россия чемпионаты булып узды. 

Боҗралы узышта һәм параллель слалом буенча якташыбыз, «Динамо-Ультиматум» командасы пилоты Павел Колотовкин ике алтын, GP-1 классында көмеш медальләр яулады. Юниорлар классында Руслан Әгъләмов икенче булып финишка килде, әмма хаталары өчен алган штрафлары белән дүртенче урынга тәгәрәде. Хәзер спортчылар чираттагы ярышларга әзерләнә. Бу ялларда алар Пермь шәһәрендә көчләрен сынап караячак.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International