ЯҢАЛЫКЛАР


17
август, 2016 ел
чәршәмбе

Татарстанның “ЮВТ Аэро” авиакомпаниясе пассажирларны хәләл ризык белән тукландыра башларга мөмкин. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесенә “ЮВТ Аэро” АҖ генераль директоры Петр Трубаев хәбәр итте.

Бүген Татарстанның Үзәк сайлау комиссиясе «Татарстан» ДТРК һәм «ТНВ» ААҖ республика телерадиотапшырулар оешмалары белән бергә туры эфирда уртак агитация чаралары өчен бушлай эфир вакыты буенча җирәбә салды. Бу Россия Дәүләт Думасына депутатлар сайлавында катнашучы теркәлгән партияләр һәм кандидатлар арасында дебатлар вакыты билгеләнде.

Быел Казанда балтырганнан (борщевик) зыян күргән бер кеше 7 нче шәһәр хастаханәсенә китерелгән.

Бүген мәгълүмат чараларында быел пенсияләрне икенче тапкыр индексацияләү бер тапкыр бирелә торган түләүгә алмаштырылырга мөмкин дигән хәбәрләр пәйда булды. Сайлаулар алдыннан кирәкле индексация зур чыгымнар таләп иткәнлектән, пенсионерларга бер тапкыр акча түләнергә мөмкин. Алар пенсия фонды аша трансферт белән башкарылмыйча, бюджеттан туры бирелгәнгә, бюджет өчен азрак чыгымлы булачак, дип яза “Ведомости” федераль түрәләргә сылтама белән.

Лаешта мәгариф хезмәткәрләренең республика киңәшмәсенең секциясе утырышы булып узды.

Казан федераль университеты, матбугат туры кысаларында инновацион лабораторияләренең берсенең эш нәтиҗәләрен күрсәтте, анда төрле юнәлештә эшләүче галимнәр бергәләп республика нефть ятмаларының өч үлчәүле (трехмерный) картасын эшли.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген эш сәфәре белән Мәскәүгә бара. Бу хакта ТР Хөкүмәте порталында хәбәр ителә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International