Казан федераль университеты, матбугат туры кысаларында инновацион лабораторияләренең берсенең эш нәтиҗәләрен күрсәтте, анда төрле юнәлештә эшләүче галимнәр бергәләп республика нефть ятмаларының өч үлчәүле (трехмерный) картасын эшли.
"Әгәр без модельләштерүдән башка гына бораулыйбыз икән, коры скважина гына алырга мөмкинбез - ул су бирә яки нефть бөтенләй бирми. Без юкка 30млн-70 млн сум (бер скважинаны бораулау бәясе) сарыф иткән булабыз. Геологик модель төзегәндә, безнең структура бар: булган мәгълүматлар буенча катлам структурасын югары дәрәҗәдәге төгәллек белән бәяли алабыз. Аның ярдәмендә бу мәгълүматларны программага күчереп тәҗрибә үткәрә алабыз, скважина куярга теләгән урынны һәм нефть чыгарырга теләгән чорны (мисал өчен 20 ел) бирәбез. Программа фәнни исәпләүләр тәкъдим итә: бу чорда скважинадан күпме су һәм нефть алырга мөмкинлеген", - дип ачыклык кертте геологик-гидродинамик модельләр эшләүче инженер, КФУ ның Инновацион эшчәнлек институты директоры урынбасарының ярдәмчесе Сергей Усманов.
Нефть катламнарының статистик геологик һәм гидродинамик модельләре белән «Татнефть» кебек эре компанияләр һәм республиканың кече нефть компанияләре кызыксынган.
КФУның Геология институтының геологик-гидрологик моделен эшләүче 3D-үзәк инженеры Борис Платов сүзләренчә, галимнәр белән эшләү дөрес булмаган скважина бораулаганда бердәнбер хатадан арзанрак икән.
"Кече нефть компанияләренең мондый үзәкләрне һәм Татарстан Геология институтындагы белгечләрне мөстәкыйль тотарга көченнән килми, шуңа күрә алар безне килешү нигезендә яллый һәм без алар өчен геологик һәм гидродинамик модельләр төзибез. Берничә кече нефть компаниясе белән эшләдек, яхшы нәтиҗәләргә ирештек, берничә проект якладык. Хәзер бер компания өчен проект эшлибез. Тагын берничә проект планлаштырылган. Шулай итеп, югары технологияле аутсорсинг ярдәмендә кече нефть компанияләре кырына җәеләбез", - диде Борис Платов.
"Татар-информ" МА