Татарстанның “ЮВТ Аэро” авиакомпаниясе хәләл туклану кертергә мөмкин

2016 елның 17 августы, чәршәмбе

Татарстанның “ЮВТ Аэро” авиакомпаниясе пассажирларны хәләл ризык белән тукландыра башларга мөмкин. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесенә “ЮВТ Аэро” АҖ генераль директоры Петр Трубаев хәбәр итте.

“Хәләл ризыкка ихтыяҗ азмы-күпме бар. Массакүләм мөрәҗәгатьләр юк, әмма киңәш итүчеләр булды. “Түбәтәй” компаниясе белән бортта тукландыру ассортименты турында сөйләшүләр алып барабыз. Алар безгә хәләл өчпочмак, гөбәдия, чәкчәк һәм башка ризыклар тәкъдим итәргә әзер”, - дип белдерде Петр Трубаев.

Аның әйтүенчә, очышлар графигы тыгыз булганлыктан, бу мәсьәлә бераз сузылган. “Пик сезоны төгәлләнүгә, якын арада бу темага кире кайтачакбыз. Хәләл тукландыруны зур булмаган рейсларда сынап карарбыз. Ихтыяҗ бармы, юкмы икәне шунда күренер”, - диде Петр Трубаев. Ул, сүз уңаеннан, бүгенге көндә “Түбәтәй” компаниясенең спорт чараларында шул продукцияне сатуларын әйтте.

“Дөресен генә әйткәндә, хәзер авиакомпанияләр бөтенләй ризыктан баш тартуны да күздә тота. Эчемлекләр, соклар, чәй-кофе гына тәкъдим итәргә кирәк дип баралар. Пассажир моңа аңлау белән карый. Хәер, минем карашкан, сервис ягыннан бу артка китү кебек, әмма 1 сәгать яки шуннан бераз арткан очышларда тукландыру кирәк түгел дип саныйм. Су, сок та җитә”, - диде Петр Трубаев.

"Татар-информ" МА

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International