28 июльдә шәһәр паркында мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен Сабантуй бәйрәме узды.
Паркта катнашучыларны Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Светлана Лаптева, район социаль яклау идарәсе җитәкчесе Рөстәм Гәрәев, район ветераннар советы рәисе Василий Самойлов сәламләде.