Әлмәттә бәйрәм чаралары Изге Коръән укудан башланды. Шәһәрнең үзәк мәчетен төзекләндерү уңаеннан бәйрәм догасы беренче тапкыр ачык һавада - "Алнас" стадионының футбол кырында узды. Әлмәт муниципаль районы башлыгы Тимур Нагуманов барлык мөселманнарны Корбан бәйрәме белән котлады.