Әлмәт муниципаль районы башлыгы Бөек Ватан сугышы ветераннарын һәм тыл хезмәтчәннәрен 9 Май белән котлады.
Сугыш ветераннары һәм тыл хезмәтчәннәре өчен шәһәрнең иҗат коллективлары йорт подъездлары янында концерт номерлары оештырдылар. Үзешчән сәнгать артистлары башкаруында сугыш еллары җырлары һәм биюләре бәйрәм атмосферасын тудырды.