Әлмәттә электр самокатларын прокатка алуның уникаль автоматлаштырылган системасы - кикшеринг ачылды

2021 елның 6 мае, пәнҗешәмбе

Бүген Әлмәттә самокатларны прокатка алу сервисы эшли башлады. Экологик хәрәкәткә тренд 2017 елда ук Европада барлыкка килде. 

Бүгенге көндә электр самокатларын прокатка алу сервисы Россиянең эре шәһәрләрендә бик тиз популярлык казана. Әлмәт - әлеге сервис эшли башлаган бердәнбер аз санлы шәһәр.

Проект җитәкчесе Артур Хәсәншин сүзләренә караганда, хәзерге вакытта шәһәрдә 60 электр самокаты эшли.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International