«Әлмәт хатын-кызлары берлеге» иҗтимагый оешмасының хисап-сайлау конференциясе узды, анда 242 делегат катнашты, алар арасында Азнакай, Баулы, Зәй, Лениногорск, Сарман, Ютазы, Мөслим районнары «Татарстан хатын-кызлары» оешмасының зона җитәкчеләре дә бар иде.
Чарада ТР Иҗтимагый палатасы рәисе, «Татарстан хатын-кызлары» төбәк иҗтимагый берләшмәсе рәисе Зилә Вәлиева һәм Әлмәт муниципаль районы башлыгы Тимур Нагуманов катнашты.