Бүген барыбызны да шатлык һәм горурлык хисе тулып килә. Нәкъ 60 ел элек Юрий Алексеевич Гагарин «Восток» космик кораблендә беренче булып космик киңлекне яулады.
Бу казаныш илебезне космосны үзләштерү буенча лидерлыкка чыгарды. 12 апрель - Бөтендөнья авиация һәм космонавтика көне буларак билгеле. Ватандашыбыз, билгесезлеккә кыю адым ясап, йолдызларга юл ачып, чын батырлык кылды. 108 минут бөтен кешелек тормышын үзгәртте.