Тимур Нагуманов Әлмәттә күз хирургиясе үзәгендә булды

2020 елның 21 ноябре, шимбә

20 ноябрьдә район башлыгы «Расческов күз хирургиясе» офтальмология үзәгенең Әлмәт филиалында булды. Район Башлыгы  Тимур Нагуманов үзәк эшчәнлеге белән танышты, диагностик һәм балалар бүлегендә, операция блогында булды, анда күрүнең лазер коррекциясе һәм катарактны бетерү буенча операцияләр үткәрелде.

 Әлмәттә Күз хирургиясе үзәге 2017 елдан бирле эшли. Үзәк җитәкчесе - офтальмохирург, югары категорияле табиб, медицина фәннәре кандидаты Расческов Александр Юрьевич.

Үзәктә иң заманча офтальмологик диагностика һәм барлык күз авыруларын дәвалау өчен хирургия җиһазлары  тәкъдим ителгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International