Бүген безнең районда Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары Альмир Абашев булды. Эш сәфәре кысаларында барлык сәламәтлек саклау учреждениеләре җитәкчеләре белән киңәшмә үткәрелде. Әлмәт муниципаль районында санитар-эпидемиологик вәзгыятькә кагылышлы мәсьәләләр буенча җентекләп фикер алыштылар.
Әлмәт Абашев перинаталь үзәге булган шәһәр хастаханәсендә һәм КВД базасында йогышлы авырулар госпиталенең өстәмә корпусында булды. Ул поликлиника учреждениеләрендә планлы эш, статистик мәгълүматлар алып бару һәм таҗ инфекциясен дәвалау буенча берничә киңәш бирде.