19 ноябрьдә Әлмәт татар дәүләт драма театры күптән көтелгән 76 нчы сезонын ачты.

2020 елның 20 ноябре, җомга

Сезонны ачу театр сәхнәсенә капиталь ремонт тәмамлану белән үзенчәлекле . Театр артистларын һәм тамашачыларны Әлмәт муниципаль районы башлыгы Тимур Нагуманов, “Татнефть” компаниясенең профсоюз комитеты рәисе Гомәр Яруллин котлады. Тимур Нагуманов үзенең чыгышында шәһәр һәм районның мәдәни тормышында Әлмәт театрының зур ролен билгеләп үтте.

«Быелгы авырлыкларга да карамастан, шәһәребез  театры ярдәме белән без  рухи халәтебезне үстерергә вакыт табабыз», - дип билгеләп үтте үз чыгышында район башлыгы. Ул театр сәхнәсен яңартуда финанс ярдәме күрсәткән өчен «Татнефть»кә рәхмәт белдерде.

Узган сезон нәтиҗәләре буенча театр сәнгатен үстерүгә өлеш керткәне,   иҗади активлык һәм профессионализм өчен    «Елның иң  яхшы  актрисасы» исеме  Әлмәт драма театры артисткасы Лилия Заһидуллина тапшырылды. 2016 елда сәнгать советы Дамира  Кузаева исемендәге премияне гамәлгә куйды. Әлеге мәртәбәле исемгә  быел Алсу Сибгатуллина лаек булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International