Автомобиль һәм шәһәр транспорты хезмәткәрләре көне алдыннан безнең шәһәргә Татарстан Республикасы Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов килде.
Эш сәфәре кысаларында Фәрит Хәнифов шәһәрнең транспорт предприятиеләре эшчәнлеге белән танышты. Чарада район башлыгы Тимур Нагуманов, район башкарма комитеты җитәкчесе Марат Гыйрфанов, шәһәр хезмәтләре җитәкчеләре катнашты.