Татарстан Республикасында яңа коронавирус йогышы белән авыручыларның гомуми саны 7770 кеше (ягъни 100 мең кешегә 208,1) тәшкил итә. Сентябрьнең шул ук чоры белән чагыштырганда авырулар саны 1,3 тапкыр арткан. Әйтик, сентябрь аенда 721 очрак теркәлгән булса, 1 октябрьдән 17 октябрьгә кадәр яңа коронавирус инфекциясе белән авыруның 540 яңа очрагы теркәлгән.
Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган киңәшмәдә Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Марина Трофимова хәбәр итте.