Бүген дүртенче чакырылыш Әлмәт муниципаль районы Советының беренче утырышы булды.
Көн тәртибендәге төп мәсьәлә Әлмәт шәһәре башлыгын сайлау булды. Тавыш бирү өчен Тимур Нагуманов кандидатурасы чыгарылды.
Әлмәт шәһәре башлыгы постына Нагуманов кандидатурасын шәһәр Советы депутатлары, «Татнефть» компаниясенең логистика һәм техник үсеш буенча генераль директор урынбасары Ренат Ногайбәков, «Римера» компанияләр төркеме генераль директоры Станислав Великий, Перинаталь үзәкле Әлмәт балалар шәһәр хастаханәсенең баш табибы урынбасары Тамара Черемисина хуплады.