Бүген «Нефтьче» мәдәният сараеның зур залында дүртенче чакырылыш Әлмәт муниципаль районы Советының оештыру сессиясе булды.
Сессиянең төп мәсьәләсе Әлмәт муниципаль районы башлыгын сайлау булды. Бу вазыйфага Тимур Нагуманов кандидатурасы тәкъдим ителде.
Сессиядә катнашучылар алдында ясаган чыгышында Тимур Нагуманов Әлмәт муниципаль районы икътисад, сәнәгать үсеше, авыл җирлекләре чәчәк атсын өчен уңайлы шартлар булдыру бик мөһим, дип билгеләп үтте.