Татарстан Республикасында бөртекле һәм кузаклы культуралар 1,5 млн. га җыеп аласы бар, шулардан: көзге бодай – 361 мең га, көзге арыш -10 мең га, сабан бодае – 413 мең га, арпа – 468 мең га, борчак – 60 мең га.
Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте. Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин уздырды.