COVID-19 коронавирусы таралуга бәйле вәзгыятькә карамастан, конкурс көчәя бара һәм финиш сызыгына чыга.
30 июльдә видеоэлемтә режимында Ачык Халыкара архитектура-шәһәр төзелеше конкурсының Эксперт советы утырышы булды. Консультатив-киңәшмә органы составына мәдәният, экология, сәясәт, спорт һәм дин өлкәсендә Татарстан Республикасы җәмәгатьчелегенең абруйлы вәкилләре керә.