Бүген ТР Дәүләт төзелешен күзәтү инспекциясе Әлмәттә төзелеш тармагында катнашучылар һәм район башкарма комитетлары вәкилләре белән зональ киңәшмә үткәрде.
Спикерлар төзелеш стандартлары, шәһәр төзелеше законнарындагы үзгәрешләр, дәүләт төзелешен күзәтүне гамәлгә ашыруның нечкәлекләре, шул исәптән коронавирус пандемиясе шартларында да сөйләделәр. Исегезгә төшерәбез, Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2020 елның 22 апрелендәге 557 номерлы карары нигезендә төзелеш мәйданнарында тикшерүләрне ел ахырына кадәр кыскарту күздә тотыла.