"Татнефть" Россиянең эре компанияләре арасында корпоратив үтә күренмәлелек лидеры һәм тармакта социаль нәтиҗәлелек лидеры дип танылдылар.
Тотрыклы үсеш, ачыклык, социаль һәм экологик җаваплылык — болар барысы да дөньяның алдынгы нефть-газ компанияләре өчен мәҗбүри трендка әверелде. Бүгенге көндә акционерларны һәм инвесторларны теләсә нинди кыйммәт белән табыш кына кызыксындырмый. Бу хакта, аерым алганда, «Татнефть» компаниясе вәкилләре катнашында Казанда «Татар-Информ» агентлыгында узган брифинг вакытында әйтелде.
Җиңүгә быелдан компаниянең тотрыклы үсеш өлкәсендә аерым отчетлар бастыра башлавы йогынты ясады. Н.Е. Дорпеко сүзләренчә, бу Компания үз эшчәнлегендә иҗтимагый әһәмияткә ия социаль һәм экологик аспектларны исәпкә ала, аларны бизнес-процессларга кертә һәм ачык булырга әзер.