Атна саен үткәрелә торган планеркада Росреестрның 11 айлык эшчәнлегенә йомгак ясалды

2019 елның 23 декабре, дүшәмбе

Бүген атна саен үткәрелә торган планеркада Росреестрның Татарстан Республикасы буенча идарәсенең Әлмәт бүлеге эшчәнлегенең төп күрсәткечләре турында Әлмәт бүлеге башлыгы Эльвира Әблиева сөйләде.

2019 елның 11 аенда Әлмәт бүлеге тарафыннан 46957 хисап-теркәү эше үткәрелгән, бу узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 14 меңгә күбрәк. Шуларның 41324е-хокукларны дәүләт теркәве, 3749ы-дәүләт кадастр исәбе, 1884 е-кадастр исәбен алу һәм хокукларны теркәүнең бердәм процедурасы буенча гамәлләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International