Тимур Нагуманов ММЧ җитәкчеләре белән очрашты

31 октябрь 2019 ел., пәнҗешәмбе

Очрашу 3 ноябрьдә әлмәтлеләр билгеләп үтәчәк шәһәр көне алдыннан узды.
Тагын бер мөһим сәбәп - Тимур Нагуманов Әлмәт муниципаль районын җитәкләгән вакыттан алып 100 көннән артык вакыт узды.
Очрашу барышында район башлыгы журналистларга шәһәрдә җирле хакимият тарафыннан башкарыла торган эшләр турында сөйләде һәм аларның сорауларына җавап бирде. Алар агымдагы бурычларга, шулай ук шәһәрнең үсеш перспективаларына кагылды. Тимур Нагуманов «Татнефть» компаниясенә мөмкин булган барлык планнарны һәм проектларны гамәлгә ашыруда һәрьяклы ярдәм күрсәткәннәре өчен рәхмәт белдерде.

Әңгәмә барышында җир кишәрлекләре бирү, торак-коммуналь хуҗалык, мәгариф, спорт, мәдәният өлкәләренә кагылышлы актуаль темалар күтәрелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International