Әлмәт пенсионерлары ГТО нормаларын тапшырдылар

2019 елның 15 октябре, сишәмбе

15 октябрьдә «Мирас» спорткомплексында Әлмәт шәһәре һәм районы пенсионерлары арасында ГТО нормаларын тапшыруның чираттагы этабы узды.

Лаеклы ялга чыккан кешеләр өйдә утырырга җыенмыйлар һәм актив тормыш рәвеше алып баралар. «Мирас» залында бу юлы 150дән артык кеше, шул исәптән «Актив озын гомер» клубы әгъзалары җыелды. Чара клуб катнашучыларыннан бию флешмобы белән башланып китте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International