Әлмәттә ТКХ өлкәсендә хезмәт күрсәтү сыйфатын яхшырту мәсьәләсе буенча фикер алыштылар

2019 елның 5 августы, дүшәмбе

Район активы белән узган киңәшмәдә Торак сәясәте һәм торак-коммуналь хуҗалык департаменты директоры Җәүдәт Сөләймановның чыгышы тыңланды. Җәүдәт Әхнәф улы билгеләп үткәнчә, 2019 елның беренче яртыеллыгында торак-коммуналь хуҗалык департаментына 242 мөрәҗәгать кергән, узган елның шул ук чорында 250 мөрәҗәгать кергән. Мөрәҗәгатьләр саны буенча «АСЦЖ» ҖЧҖ, «УК Первый поселок» ҖЧҖ, «Лачын» ҖЧҖ, «ЖЭУ-13» ҖЧҖ лидер булып тора. Әлеге идарәче компанияләргә халыкка хезмәт күрсәтүне яхшырту буенча эшне көчәйтергә кирәк.

«Ачык Әлмәт» системасы эше халык тарафыннан гаризаларны тиз һәм сыйфатлы башкарулары өчен уңай бәяләнә. Система гамәлдә булган чорда (2016 елдан башлап) идарәче компанияләр һәм подрядчы оешмалар тарафыннан 15000нән артык гариза кабул ителгән, шулардан: 2016 елда - 2240 гариза; 2017 елда – 5375 гариза; 2018 елда - 7407 гариза.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International